Табибләр белән берлектә төркемнәргә бүленеп шифаханә буйлап танышып йөределәр

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде.Очрашуның максаты: сәламәтлек саклау өлкәсендәге  бурычлар, максаилар белән таныштыру ,укучыларны табиб һөнәрен сайларга ярдәм итү. Бу очрашуны  баш врач Галим Сабирҗанов  уздырды, мәктәпләрдән 33укучы килгән иде,.Галим Габбас улы   шифаханә эшчәнлеге,медицина хезмәткәрләре,  табиб  һөнәрен  үзләштерү  өчен  булган медицина  югары уку йорты турында,субсидияләр,программалар турында сөйләде,укырга керергә өндәде .Очрашуда     Казан дәүләт университетының 6 курс студенты чыгыш ясады, студент тормышы   һәм  университетның эшчәнлеге турында презентация күрсәтте.Укучылар соңыннан табибләр белән берлектә   төркемнәргә бүленеп   шифаханә буйлап танышып йөределәр, тәмләп чәйләр эчтеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International