Җәяүле кичүләре аша узганда саклык кагыйдәләрен онытмака кирәк

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән, 120 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Җирле пунктлардан читтә, олы юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очракларының күп булуы да борчу тудыра, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Безнең районда да күптән түгел шундый фаҗига теркәлде. Трассада машина бәрдереп киткән ир-атның гомере өзелде.
Машина йөртүчеләр җәяүле кичүләре аша узганда саклык кагыйдәләрен онытмасыннар, җәяүлеләр дә игътибарларын югалтмасыннар иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International