7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу очрашуны баш врач Галим Сабирҗанов уздырды, мәктәпләрдән 33укучы килгән иде,.Галим Габбас улы шифаханә эшчәнлеге,медицина хезмәткәрләре, табиб һөнәрен үзләштерү өчен булган медицина югары уку йорты турында,субсидияләр,программалар турында сөйләде,укырга керергә өндәде .Очрашуда Казан дәүләт университетының 6 курс студенты чыгыш ясады, студент тормышы һәм университетның эшчәнлеге турында презентация күрсәтте.Укучылар соңыннан табибләр белән берлектә төркемнәргә бүленеп шифаханә буйлап танышып йөределәр, тәмләп чәйләр эчтеләр.