"Геройлары булган Бөек ил" дип исемләнгән класс сәгате үтте.

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
18 февраль көнне Иске Абдул урта мәктәбендә Әфган сугышына, бу сугышта хезмәт итеп кайткан авылдашларыбызга багышлап "Геройлары булган Бөек ил" дип исемләнгән класс сәгате үтте. ,Аны "Гиндукуш" музее директоры Гарипова Р.Р. мәктәп коллективы берлектә оештырды. Ул әфган сугышынын килеп чыгу сәбәпләре һәм бу сугышта катнашкан авылдашларыбызның сугышчан юллары белэн таныштырды. Соныннан вафат булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Мәктәп коллективы кайнар нокталарда гомерләре өзелгән райондашларыбыз истэлегенә ачылган һәйкәлгэ, шулай әфганчы ветеран Гиззатгараев Риф һәм хәрби хезмәттә һәлак булган авылдашыбыз Хузин Рамиль каберлэренә веноклар салдылар. 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International