Сугышчы-интернационалистларга багышланган "Чын күңелдән" тапшыруы

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Бәтке мәдәният йортында Сугышчы-интернационалистларга  багышланган "Чын күңелдән" тапшыруы узды. Чарада 18  сугышчы-интернационалист  һәм уллары үлеп калган  4 әни катнашты.Кичә  әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте,төрле  җырлар, биюләр башкарылды.  Хәрби бурычларын үтәүчеләргә  Истәлекле медальләр тапшырылды.

  Кичәдә булачак солдатлар һәм хәрби-интернационалистлар арасында  ярышлар оештырылды.

  Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте, барлык сугышчы -интернационалист ир-егетләребезгә Бәтке авыл җирлеге башлыгы тарафыннан  истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Матди ярдәм курсәтүчеләр ИП Гиниятуллин Э. һәм "Заман" кибете. 

Соңыннан   кайта алмаган, үлеп калган егетләр каберлекләренә чәчәкләр  салынды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International