21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары үтте. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырылды. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашты Район командасы :өстәл теннисы-3урын, дартс-3 урын, шахмат-2 урын, волейбол, канат тарту -2 урыннарга ия булды