21 февраль көнне Кувады авыл китапханәчесе Лилия Сафина балалар бакчасында «Минем туган телем» дип исемләнгән чара уздырды. Бәйрәм Габдулла Тукайнын «И туган тел, и матур тел» җырын тыңлап, туган тел тарихы белән башланып китте. Аннары узебезнең туган тел, аның әhәмиятен, ни өчен кирәк булуын, туган телне яхшырак белү өчен нишләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Төрле язучыларның тел турында язган мәкальләрен тыңлап , аларга аңлатма биреп үттек. Шулай ук татарларның милли киемнәре, бәйрәмнәре турында да бераз сөйләштек. Азактан викторина үткәреп, балалар сорауларга җавап бирделәр. Балалар соравы буенча «Башмак» дигән татар халык әкиятен укыдык, - дип хәбәр итте авыл китапханәчесе.