"Әдәби кафе"ның беренче кунаклары солдат әниләре булды.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Күзкәй китапханәсендә "Әдәби кафе" эшли башлады. Монда кофе, төрле үлән чәйләре белән сыйланып, яңа китап, газета-журналлар белән танышырга була, шунда ук "табадан гына төшкән" яңа китаплар сатып алырга мөмкин. "Әдәби кафе"ның беренче кунаклары солдат әниләре булды. Күзкәйдән Гилметдинов Инзил һәм Гилметдинов Илнур, Югары Байлардан Адиев Алмаз- 3 егетебез солдат хезмәтендә. Очрашуда егетләрбездән килгән хат-хәбәрләр белән танышып, һәр гаиләнең тормыш-көнкүрешен барлап, әти-әниләргә җыр-шигырьләр багышлап , түгәрәк чәй өстәле артында: "Улларыбыз исән-сау кайтсын"-дип таралыштык - дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Тәнзилә Шайхнурова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International