Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырылды, бу чара 24 нче тапкыр уздырылды. Биредә 1991 елдан бирле дәвам иткән бу чара халык яратып кабул иткән матур гадәткә кергән.
Мәдәният хезмәткәрләре Россиянең төрле почмакларында хезмәт итүче Сосновый Бор, Татарстан, Кнәз авылларыннан егетләр хатлары укылды Егетләр һәм алардан һәм якташларыбызның командирларыннан җавап хатларн уку җыр,бию белә белән үрелеп барды.
Кичәгә армиядән кайткан егетләр, хәрби бурычын үтәгәндә Һәлак булган солдатларның әти-әниләре, Әфганстан һәм Чечен җирендә хезмәт иткән ир-егетләр ,авыл җирлеге башлыгы Белова Тамара Ивановна .,Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Мөнир улы Якупов,отставкадагы подполковник Иванилов Руслан Германович катнаштылар.
Кичәне Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге белгече Абрамова Оксана алып барды, дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева