юбилей медальләрен тапшыу кичәсендә районнан 6 хәрби хезмәт ветераны,1 сугыш ветераны катнашты.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
 

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды 

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килгән бәйрәм белән котлады.

"Җиңү безгә бик кыйммәт бирелде. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китә, аларның артысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмый. Без - җиңүчеләр варислары - Ватаныбызны илбасарлардан саклаучыларны, госпиталь, фабрика, заводларда үзләрен аямый эшләүчеләрне беркайчан да онытмаячакбыз. Без бу хатирәләрне сакларга тиешбез", - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, аннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында   Бикләннән  Каримов Шайхлислам  бабайда бар иде. Бу чарада шулай ук  районнан 6  ветеран катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International