Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе – 2015» конкурсы барды. Анда балалар бакчаларыннан барлыгы 23 тәрбияче көч сынашты.
Круглое Поленың «Голубой вагон» бакчасыннан музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендеевага беренче урын, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхаповага – икенче, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Гөлмира Хәйретдиновага өченче урын бирелде. Алар районның «Ел тәрбиячеләре» дип билгеләнде.Теләнче Тамакның «Акчәчәк» бакчасыннан Эльза Батталова, Бәткенең «Аленушка» бакчасыннан Инна Кирюхина һәм Резедә Шиляева, Яңа поселогының «Березка» бакчасыннан Лилия Нуретдинова, «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчасыннан Ләйсән Яруллина призерлар булдылар.