Татарстанда билгеләп үтелүче Парклар һәм скверлар елы логотипы билгеләнде.

2015 елның 27 феврале, җомга
Агымдагы  елда Татарстанда билгеләп үтелүче  Парклар һәм скверлар елы логотипы билгеләнде.Ул заманча парк рәвешендә сурәтләнгән. Элемент буларак анда төп керү урыны – арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан бар. Шулай ук кошлар һәм болыт образлары да урын алган. Алар паркларның "яшел зона" булуларын ассызыклый кебек. Арткы фонда исә ылыслы һәм яфраклы агач төрләре гәүдәләнгән. Барлык фигурлар да яшел төснең 6 төсмере белән бизәлгән. Ә Сөембикә манарасы – Татарстанның милли ягын, тимераяк һәм велосипед – республикабызның динамик үсешен, шул исәптән спорттагы уңышларын тасвирлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International