Иске Абдул мәдәният йортында кичә-"Сугыш урлаган балачак “

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

28 нче февральдә   Иске Абдул  мәдәният йортында    Бөек Җиңүнең   70 еллыгына  багышланган  “Сугыш урлаган балачак  “ дип исемләнгән  бик матур кичә үтте. Әлеге кичәнең төп кунаклары  сугыш чоры балалары, тыл ветераннары иде.Ветераннар советы  Дәүләтшин  Зөфәр абый үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышының илебезгә никадәр зыян салганын, авылыбыздан   сугышка киткән кешеләрнең нинди батырлыклар  кылганын тәфсилләп сөйләде.Аннары сүз сугыш чоры балалары-Мингазов Гаяз  абыйга,Насыйрова Хәнифә апага,Габидуллина Җәүһәрия,Ризатдинова Нурия,Хаматова Асия апаларга бирелде. Аларның сугыш вакытында күргән авырлыклары, гомер буе сугыш кырларында ятып калган әтиләрен  көтеп яшәүләре турында сөйләгәндә    мәктәп укучылары,укытучылары, килгән кунакларның да күзләре яшьләнде.  Сугыш чоры балаларын котлап  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, урта мәктәп укучылары,”  Асылъяр”  фольклор ансамбле  чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International