Январь аенда Калмия урта мәктәбе укучылары балалар һәм укучылар өчен узган Россиякүләм «Зимнее вдохновение» конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурска балаларны Калмия авыл китапханәчесе Алмира Гилфанова әзерләде. Алар: Гилфанова Айзилә, Абиджанова Зарина, Шафигуллина Гульнар һәм Гареева Таӊсылу. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Мои поделки” номинациясендә Абиджанова Зарина , Гилфанова Айзилә һәм “Русский народный танец” номинациясендә “Йолдызкай” ансамбле 1 нче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.