Отчет тапшыру вакыты җитеп килә-16 март соңгы көн

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

ТРныңЯр Чалы шәһәре( Тукай районы) районындагы Пенсия  фонды идарәсе 2014 елның 12 ае өчен Россия Федерациясенең Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фондына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча  мәгълүматлар тапшыру вакыты җитүен искә төшерә.  

Юридик  һәм физик затларга  түләүләр яки башка бүләкләүләр ясаучы  шәхси эшмәкәрләргә  отчет бирү 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән  212 нче номерлы “Россия Федерациясенең Пенсия фондына, Россия Федерациясенең социаль фондына, мәҗбүри медицина страхованиесенең Федераль фондына иминият кертемнәре турындагы”  Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

Пенсия фондына отчетны 2015 елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Аны электрон элемтә каналлары буенча электрон төстә, шул исәптән дөреслеген раслаучы үзәкләр аша да тапшырырга мөмкин. Бюджет оешмалары Татарстан Республикасының Пенсия фонды хаты нигезендә отчетны 2015 елның 22 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырырга тиешләр. Отчет формаларын һәм аларны тутыру тәртибен  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы  бүлегенең рәсми сайтыннан (www.pfrrt.ru) белергә, шулай ук эш бирүче теркәлгән урындагы Пенсия фонды территориаль органыннан аңлатмалар алырга була. Идарә белгечләре, шимбә һәм ял көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул итәләр.
 
Отчетны үз вакытында тапшырмаучыларга карата штраф салу күздә тотылган.

Килеп туган сораулар белән 

Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/id220389957

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

  телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


  Яр Чаллы  Пенсия фонды идарђсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International