Бу музейда янә кунаклар булды,ул аларны музей экспонатлары белән таныштырды.

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Борды мәктәбендә менә ничә еллар  инде туган як музее эшләп килә. Җитәкчесе тынгы белмәс,пенсионер укытучы, өстәмә белем бирү педагогы Кузьмина Тамара Егоровна. Ул һаман  эзләнүдә,балалар белән түгәрәк эшчәнлегендә күп кенә чаралар уздыра. 27 февраль көнне бу музейда янә кунаклар булды,ул аларны музей экспонатлары,аларның тарихлары белән таныштырды,алар белән  ничек кулланырга икәнен аңлатты, бик эчтәлекле итеп музей турында әңгәмә уздырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International