Ризатдинов Шайхнур бабайга медальне башкарма комитет җитәкчесе Р.В. Асылгараев өендә тапшырды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
 Иштирәк авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасы мәдәният йортында үтте.  Ветераннарны бөек Җиңү белән район башкарма комитеты җитәкчесе  Рәсим Вәсим улы  Асылгараев, Иштиряк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илдус улы Закипров  тәбрикләделәр.Чарада 18 ветераннан  дүртесе генә катнаша алды - Андреева М.Д. Артемьева М.Г., Иванов Н.В., Палладиев М.К.Башкарма комитет җитәкчесе  Р.В. Асылгараев тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котлады,алар арасында бүгенгесе көндә  исән булган бердән-бер сугыш ветераны Ризатдинов Шайхнур  Ризатдинович та бар   Әлеге чарада катнашучы ветераннар өчен мәктәп укучылары.укытучылары ,мәдәният йорты хезмәткәрләре  иҗади бүләк әзерләде  өендә тапшырды Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International