Иң җылы рәхмәт сүзләре белән медальләр тапшырылды

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Тукай районы Сәмәкәй мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “Җиңүнең 70 еллыгы медале”тапшыру тантанасы үтте.Тантанага килүчеләрне мәдәният йортында кайнар комак һәм чәй өстәле каршылады.Бәйрәмгә әби-апалар алдан ук килеп,чәй өстәле артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган стендлар белән таныштылар.

   Менә бәйрәм тантанасы башланды.Сәмәкәй авыл җирлегендә барсы ике Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 47 тыл ветераны бар.Шуларның 17 се бәйрәмгә килә алды.Ветераннарны аппарат җитәкчесе Әсхәдә Зиятдиновна,авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхутович,мәктәп директоры Миргасим Галимҗанович кайнар котлады.Сүзне укучылар алды,алардан соң медалләрне тапшыру тантанасы башланды.Соңнан аларны авыл үзешчәннәре,балалар сәламләде. Тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котладылар,медаль  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар .Фоторепортаж

Мәдәният йорты директоры Исхакова А А.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International