Кичә "Җиңү көне" дигән күмәк җыр һәм фотока төшү белән тәмамланды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
3 март көнне  көнне Круглое Поле поселогында   яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтләнде.  Аларга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль таршырылды. Әлеге чарада районнан  муниципаль район башлыгы урынбасары  Люция Хак кызы Әхмәтова , район хәрби комиссариат  җитәкчесе Рәис Шаит улы Юнысов, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча урынбасары Робис  Лутфуллинович   Гатиятуллин  ,авыл җирлеге башлыгы Эльмира Роберт кызы Низамиева , авыл халкы, укучылар катнашты.  Килгән җитәкчеләребез котлауларын җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләр,укучылар  ветераннарны котлап, матур җырларын бүләк иттеләр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, барысы да матур киемнәрдән , күкрәләрендә георгия ленталары . Бәйрәмгә халыкны көтеп  сугыш чорында  яңгыраган җырлар агымы...Россия һәм Татарстан Республикасы Гимны астындав чара башланып китте. Ветераннарга медалҗләр тапшырылды., котлау сүзләре , тәбрикләүләр җылы  мохитта узды.  Очрашуда  балалар бакчасы, мәктәп укучылары, сәнгать мәктәбе укучылары катнашында  җырлар, биюләр башкарылды,шигырьләр укылды. Бәйрәмдә катнашучыларга тәмле чәйләр әзерләнгән иде  Кичә   "Җиңү көне" дигән күмәк җыр һәм фотока төшү белән тәмамланды .Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International