4 март көнне Татарстан поселогы китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Сез безнен кунелләрдә мәнгегә калдыгыз" дигән кичә-очрашу уздырдылар. Очрашуда тирә күрше авыллыр- Сәмәкәй, Сәет ,Иске Абдул , Казиле, Кенәз, Чыршылы ,шулай ук Татарстаны , Комсомол һәм Сосновый Бор поселогыннан хезмәт ветераннары катнашты. Алар очрашуга барысы да авылларнын китапханәчеләре белән килгән иде . Кичәдә Кенәз авыл жирлеге башлыгы Тамара Белова катнашты, килгән кунакларны-хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларына жылы тәбрикләу сузләре житкерде,аларга исәнлек-саулык,озын гомер ,тыныч көннәр теләде.
Комсомол авылы китапханәчесе Лобова Тамара һәм Татарстан поселогы китапханәчесе Мәйсәрә Мирзаянова бик матур итеп кичә-очрашу ике телдә алып бардылар.
Кунакларга Кенәз авылының вокаль студиясе башкарган «Лепестки» (җитәкчесе Татьяна Сторожук), «Наз»фольклор коллективының«Уракча кыз» (җитәкчесе Рәзина Аитова) , Зөльфия Хабибуллина «О той весне» , Рәбига Акмалова, Тәнзиля Шаймиева, ирле-хатынлы Аитовлар Рәзинә белән Әхәт ,Комсомол поселогыннан Нәсима апа башкарган жырларны бик яратып тынладылар.Концерт номерлары Ватан сугышы чорлары слайдлары белән чиратлашырп барды
Казиле авылың хезмәт ветераны, авылнын хөрмәтле кешесе Абрамов Василий Семёнович бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтте, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Фоторепортаж