Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе дәвам итә

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
7 мартта, шимбә көнне, Яр Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Районда эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар үз товарларын сату өчен ярминкәгә чакырыла. Сатучылардан кулланучылар хокукларын яклауга, халыкның санитар-эпидемиологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, ветеринариягә, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы таләпләрне үтәүләре сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International