Халык телендә бу программа ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) дип атала.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Халык телендә бу программа ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) дип атала.    Тукай районы аллы буенча  буенча бу программага 2 мең кеше керде, 2014 елда  1,7 млн. сумны тәшкил итә. 2013елда бу сан-2,9 мил. булган . Программа шарты буенча өстәмә иминият взнослары 2 м ең сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш. Дәүләт тарафыннан да шуның кадәр үк өстәмә финанслана. Шулай итеп, еллык ирекле взнос төрлечә булырга мөмкин, ә дәүләт исә ел саен кертелгән суммадан чыгып бермә-бер финанслый. Гражданның шәхси счетына өстәмә взносны, шәхси гариза буенча, эшкә бирүче дә күчерә ала. Ул программа 10 ел эшлиячәк . рограммага керү 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылса да, әлеге үзгәреш   пенсионерларга кагылмый. Ягъни өстәмә дәүләт финанславы программасына пенсионер статусына ия булган кешеләрдән гаризалар кабул ителмәячәк. Ул социаль пенсия аламы, я булмаса инвалидлык буенчамы, хезмәт пенсиясеме–әлеге кешеләр программада  катнаша алмаячак,-дигән сүз бу. Ә элек елларда программага кереп калган пенсионерлар пенсия фондына акча кертүне дәвам итәргә мөмкин. Тик канундагы яңа үзгәрешләр буенча, 2015 елдан 5 еллык цикл гамәлгә керәчәк һәм киләсе тупланма өлешен алырга гаризаны бары тик 2020 елда гына бирәчәкләр. Димәк, пенсионерлар 2 015 е лда т үләгән взносларны 2020 елда гына кайтарып ала алачак. Ә быел түләгән взносларны киләсе елга  алып булачак әле.

Подробная информация о Программе государственного софинансирования пенсии – на сайте www.pfrf.ru и по телефону Центра консультирования граждан 8 800 510-55-55 (круглосуточно, по России звонок бесплатный).

 

Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International