Семинардагы мәгьлүматләргә нигезләнеп, киләчәктә Җәүдәт хәзрәт Харрасов Тукай районындагы 54 мәчетнең имамнарына дәрес бирергә ниятли.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды.  Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылган.

ТР МДН мәгьлүмат үзәге хәбәр итүенчә, имамнар Төркия дин галимен тыңлагач, аңа күп сандагы сорауларын биргән. Сораулар никах, талак хакында да булган. Төркия кунагы никах уку шартлары турында җентекләп сөйләп, төрле фикер каршылыгы тудырган кайбер кануннарны аңлаткан.

Семинардагы мәгьлүматләргә нигезләнеп, киләчәктә Җәүдәт хәзрәт Харрасов Тукай районындагы 54 мәчетнең имамнарына дәрес бирергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International