«Йолдыз» клубында шахмат-шашка ярышлары үтте

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
13 февральдә «Йолдыз» клубында шахмат-шашка ярышлары  үтте. Анда ике төр уен буенча да иң осталар билгеләнде. Шахмат буенча ир-атлар арасында беренче-өченче урыннарны Миргарифан Шәмсетдинов, Рубис Зарипов, Салих Минсафин, хатын-кызлар арасында Ярия Зыятдинова, Галина Семенова, Фәридә Фәрхетдинова алды. Шашка буенча ир-атлардан Яскәр Ганиев, Николай Дячков, Тәлгать Бәхтегәрәев, хатын-кызлардан Галина Ухова, Галина Семенова, Нәзимә Закирова җиңде.
18 февральдә Теләнче Тамакның картлар һәм инвалидлар йортында шашка ярышлары узды. Анда Александр Донсков, Нәгыймулла Гыйбадуллин, Владимир Иванов, Минвәгыйзь Миңнеголов, Розаил Хәкимханов, Анисья Стяжкова иң оста уйнаучылар итеп билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International