Район башлыгы Күзкәй авылында сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшырды һәм бәйрәмнәр белән котлады

2015 елның 6 марты, җомга
Район башлыгы  Василь Гариф улы Хаҗиев  Күзкәй авылында сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшырды һәм бәйрәмнәр белән котлады .Аларга исәнлек,ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен,өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын,дип теләде. Бәйрәдә шулай ук район Советы депутаты ҖҖ"Күзкәй" оешмасы җитәкчесе Флүр Хатип улы Шәфыйков, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Рәкип улы Гәрәев, күп  сандагы авыл халкы,ветераннарның туганнары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.  Бәйрәм чарасында катнаша алмаганнарны өйләренә барыр  тәбрикләделәр, истәлекле бүләк һәм медаль  тапшырдылар.Фоторепортаж  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International