Иске Җирекле авылы мәдәниячт йортында "Чын йөрәктән" дигән зур концерт узды. Концертта Ринат Губайдуллин, Энже Миннегалеева, Динара Мусина катнаштылар һәм котлауларын җыр аша тапшырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Мифодеев М.В котлады. Авыл Советы депутаты Гильмутдинов Ильшат Хамитович белән Замалеев Акрам Бариевич бәйрәмгә килгән әни-әбиләргә үзләрең матур бүләкләрен тапшырдылар Мәдәният йорты каршында эшләп килүче җыр һәм бию төркемнәре берсеннән-берсе дәртле биюләрен башкардылар. Барлык кызлар-хатын кызларга депутатларыбыз гвоздикалар бүләк иттеләр., ир-атлар хатын-кызлар ясап килгән тәм-томнан авыз иттеләр һәм урынннар билгеләделәр.
Фрида Зарипова