Хәзер ана капиталын кечкенә финанс оешмаларыннан алынган займны каплау өчен тотарга ярамый

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Конец формы

 Ана капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.

 Хәзер торак шартларын яхшыртуга яки йорт төзүгә бик кечкенә финанс(микрофинанс) оешмаларыннан  алынган займны һәм аның процентларынана капиталы белән каплап булмый. Закон нигезендә сертификат хужасы яисә аның иремикрофинанс оешмаларыннан кала, торак шартларын яхшырту максатыннан төзелгән килешү займын кредит оешмасы, кредит куллану кооперативы яисә башка оешма - квартир алу, яисә йорт төзү өчен ипотека займы бирүче оешма белән генә төзи ала.

 Канундагы үзгәрешләр шулай ук торак куллану кооперативларына өстәмә шарт  куя. Хәзер, кооператив теркәлеп, өчел эшләгән очракта гына ана капиталын беренчел   я исә пай взносын капларга юнәлтергә мөмкин.

 Моннан кала, тапшырылган документларның кем тарафыннан бирелгәнлекләрен Пенсия фонды территориаль органнары тарафыннан тикшеру мөмкинлеге закон белән каралган.

Элекке закон нигезендә Пенсия фонды органнары бирелгән мәгълүматларның дәреслеген ана капиталына дәүләт сертификаты биргәндә генә тикшерә иде. Шул ук вакытта  сертификат алу белән аны куллану арасында бик куп вакыт үтәргә мөмкин.Пенсионная справочная 074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International