Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында

2015 елның 13 марты, җомга

6нчы март көнне  Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап тәрбиячеләр белән берлектә “Әни- изге кеше, әни- тормыш көзгесе”  дип аталган тематик кичә узды. Кичәне балалар бакчасы җитәкчесе Роза Фоатовна  котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм барышында нәниләр, әниләрне котлап яз һәм әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар һәм биюләр башкардылар. Кунак булып килгән  «Яз кызы»(китапхнәче Зөлфия Мингалиева) кичәгә тагын да ямь өстәде.“Яз кызы” алып килгән уеннарда балалар актив катнаштылар, кызыклы сорауларга теләп җавап бирделәр.

Әниләр белән берлектә уйнаган “Ромашка” уены да бик җанлы узды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International