Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озата йөрүчеләргә бушлай йөрү

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
 3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озата йөрүчеләргә тимер, су һәм һава юлы буйлап сәфәргә чыгу, автотранспортта сәяхәт итү бушлай булачак.
  «intertat.ru» МА хәбәр итүенчз,  Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалаган. "Ветераннар өлкән яшьтә, аларга үзләренә генә йөрү бик кыен. Шуңа күрә, аларны озата йөрүчеләргә дә юл чыгымнары түләүсез булырга тиеш", — дигән Дмитрий Медведев.
 Хөкүмәт транспорт оешмаларына чыгымнарны елның икенче яртысында кайтарып бирергә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International