Җәмәгатьчелек тыңлаулары узды.

2015 елның 27 марты, җомга
27 март көнне Тукай муниципаль районының хакимият бинасында “Мәгариф”милли проекты кысаларында ТР иң яхшы укытучыларын сайлау бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр өчен Җәмәгатьчелек тыңлаулары узды
Җәмәгатьчелек тыңлауларының максаты – бәйгедә катнашучыларның үз эшчәнлегендә ирешкән уңышлары белән җәмгыятьне, башка педагогларны таныштыру.
Конкурсны үткәрү кагыйдәләре буенча, бәйге нигезендә иң яхшы укытучыларны  акчалата бүләкләү  өчен катнашучылар республиканың бәйге комиссиясенә документлар тапшырырга тиеш. Шуларның  – презентация рәвешендә җәмәгатьчелекне үз эше белән таныштыру.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International