27 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаеваның кабул итте

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
27 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаеваның кабул ите. «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Тукай районы җирле бүлеге җәмәгать кабул итү урынында үткән кабул итүдэ  күтәрелгән   сораулар буенча муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев хәлнең торышы буенча аңлатып үтте. «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итү вакытында күтәрелгән сорауларны каләмгә алды. Ул  очрашуга килүчеләргә узган ел республика күләмендә Татарстан җитәкчеләре катнашында үткәрелгән халык җыеннарында һәм мондый кабул итүләр вакытында  күтәрелгән мәсьәләләргә аерым игътибар бирелүен әйтте. Татьяна Васильевна сорауларның бер өлеше быел хәл ителәчәк, кайберләре киләсе ел программаларына кертелде,  диде, сайлаучылар наказларын тиешле урыннарга җиткерергә, аларны чишүдә булдыра алганны эшләргә вәгъдә итте.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International