«Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль портреты» дигән конкурс үткәрелә

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында республикада «Россия пенсионерлары союзы»ның региональ бүлеге, Пенсия фонды һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты «Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль портреты» дигән конкурс үткәрә. Бәйгедә аерым конкурсантлар, төрле оешмалар, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. Бәйгегә сугыш, Җиңү темасын, ветераннар язмышын үз эченә алган эшләр кабул ителә. Алар татар телендә дә, рус телендә дә булырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны оештыру комитетына 8 (843) 279-25-02 телефонына шалтыратып һәм tschamaeva@013.pfr.ru электрон адресына мөрәҗәгать итеп белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International