Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк.

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 4 нче апрельдә һәм 11 апрельдә Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр ит, сөт, кош ите, казылык, бәрәңге, яшелчәләр һәм башка төр ризыклар белән сату итәчәк,  продукциянең кайбер төрләре базарныкына караганда 20-40%ка очсызрак бәядән булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International