Социаль ярдәм күләме 930 сумга чаклы артты

2015 елның 3 апреле, җомга

Социаль хезмәтләр җыелмасы ел саен индексацияләнә. 2015 елның 1 апреленнән ул 5,5% арткан .Аның суммасы 930 сум12 тиен.Шуның даруларга дигән өлеше – 716сум 40 тиен, санатор-курорт дәвалануына – 110  сум 83 тиен, транспортта йөрүгә – 102 сум 89 тиен. Шунсына игътибар итәргә кирәк, табиб рецептындагы дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре, гражданнарга бирелүче социаль хезмәтләр җыелмасына каралган сумма күләменнән артып та китәргә мөмкин.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт ярдәменә хокукы булган гражданнар бу җыелмадан баш тартып, аның урынына акчалата компенсация алырга хокуклы. Ул чагында инде бушлай даруларга исәп тотасы юк.   

Әгәр сез  ташламалы дарудан баш тарткансыз һәм моның өчен үкенәсез икән, белеп торыгыз, социаль хезмәтләр күрсәтүгә хокукыгызны Пенсия фондына гариза язып, яңадан кайтара аласыз. Моның өчен 1 октябрьдән дә соңга калмый Пенсия фонды идарәсенә 2015елдан түләүсез дару алуга социаль ярдәм күрсәтүне яңарту  турында гариза бирүегез кирәк. 

Тукай районы буенча дәүләттән социаль  ярдәмне- 869 кеше ала(, Татарстан Республикасы буенча -361 мең кеше)

 Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтактеvk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайтыwww.pfrf.ru,www.pfrrt.ruwww.fond.nabchelny.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International