2 апрельдә Калмия авылы китапханәсендә, мәктәп укучылары катнашында «Кошлар безнеӊ дусларыбыз» исемле, бәйге узды. Китапханәче Альмира Гилфанова балаларга, кошлар көнен үткәрү кайчан килеп чыкканын сөйләде. Бәйгедә балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, кисәкләрдән кош сурәтен җыйдылар. Ромашка уены уйнап биремнәрне үтәделәр. Кошлар кергән әкиятләрне исләренә төшерделәр. «Сорау-җавап», «Кем күбрәк?» , «Кем күпме сүз төзер» уеннары балаларга бик ошады.