Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядлар арасында конкурс узды.

2015 елның 3 апреле, җомга
 30 март көнне Тукай районының  Калмаш авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядлар арасында республика конкурсының  район этабы узды. Егетләр-кызлар БМОның балалар хокуклары турында Конвенция , ТР, РФ кануннары, ТР, РФ Конституциясе,РФ  гражданлык, административ, җинаять  Кодекслары,  туризм буенча һәм башка өлкәләрдәге белемнәрен сынады.
   Ярышларда  Бәтке, Калмаш, Мәләкәс, Новоторицкое мәктәпләре катнашты  Чарада катнашкан 4 отряд  арасыннан Бәтке авылының “Альтаир” отряды иң яхшысы дип табылды, 2нче урында-  Мәләкәс,3нче урында- Новотроицкое   мәктәпләре 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International