“70 еллыкка – 70 оя”

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә.

Аларны тиешле дәрәҗәдә каршылау өчен Борды  мәктәбе кучылары актив төстә эшкә кереште. Кемнәрдер технология дәресләрендә остаханәләрдә, кемнәрдер өйләрендә өлкәннәр белән берлектә сыерчык оялары ясау хәстәрен күрә. Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул.

 Быел бәйгедә беренчелекне  4 сыйныф укучысы Миннеханов Данил һәм 1 сыйныф укучысы Соловьева Аделина  алды.   

Җиңүчеләрне — бүләк, ә кошларны сез ясаган оя сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International