Тукай районының Тләнче Тамак авылы мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә кичә үттеБөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Шушы зур бәйрәмне лаеклы уздыру өчен безнең мәктәптә бик күп чаралар уздырылып тора. Безнең Теләнче Тамак урта гомумбелем бирү мәктәбе өчен бу бәйрәм икеләтә бәйрәм бит, чөнки мәктәбебез Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемен йөртә. Нурми Шәриповның батырлык юлын үзебезнең төбәктә белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Тик бу батыр йөрәкле егетебезнең ил язмышын хәл ителгән дәһшәтле сугышта күрсәткән батырлыгы белән райондашларыбызны да таныштырасы килде. Шул максаттан мәктәптә “Батырлар эзеннән” дигән бик зур чара уздырылды. Бу чарага Геройның бертуган энесе Фалих ага тормыш иптәше белән, якыннары, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Роберт Исаев, барлык мәктәпләрдән җитәкчеләр, һәр мәктәптән икешәр укучы, китапханәчеләр һ.б. кунаклар чакырылган иде.