“ Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар өчен чара уздырды

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
6 апрель көнне Тукай районының “ Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен “Канатлы дусларыбызга кунакка” дип аталган чара үтте. Экологик викторина  Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Анда төрле гаиләләрдән 16 бала катнашты. Чараның максаты – туган җиргә, табигатҗкә мәхәббзт,  кошларга карта мәрхәмәт хисләре тәрбияләү, Җир шарындагы тереклек өчен җаваплылык хисе тоярга өйрәтү.

Экологик викторина вакытында балалар кошлар турында табышмакларга җавап эзләде, аларны тышкы кыяфәте, тавышы буенча танып алды, җим турында белемншрен сынады.Чарага йомгак ясап, балалар кош ояларын сакларга, аларны күбрәк ясарга һәм җим салып торырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә  “ Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International