Акциядә төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
7 апрель көнне Тукай районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлеккә адым”дип аталган чара үтте.
Анда төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты, “Шәфкать”леләр үзләре дә читтә калмады. Бу чараның максаты – сәламәт рухны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү. Спорт залында шахмат тәртибендә тезелеп, барысы да дус, тату, күңелле итеп зарядка ясадылар. Социаль эш буенча белгеч Инзилә Галиева ярдәме белән скакалкалар, фитбол һәм гимнастика өчен келәмнәр кулланып, төрле күнегүләр  башкардылар. Көне буена җитәрлек энергия тупларга мөмкинлек биргән бу чара барсына да ошады, дип хәбәр итә “Шәфкать” үзәге белгечләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International