7000 сумны Тукай районың 219 кешесе, ә 3 000 сумны 692 кеше алачак

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады.

Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларының тол хатыннарына 7шәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу сумманы Тукай районың 219  кешесе алачак 

Алты айдан да күбрәк эшләгән тыл хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнарга, нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоларының балигъ булган тоткыннарына, указ нигезендә, 3әр мең сум акча биреләчәк. 3 000  сумны  692 тукайлы алачак

Татарстан Республикасы буенча  7 000 сумны  11,7 мең  һәм  3 000 сумны   -65,5 мең  татарстанлы  алачак,дип хәбәр итә   Марсель Имамов.

Түләүләр  апрель аенда график буенча узачак
 


Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International