Кенәз мәктәбе укучылары менә 10 елдан артык инде «Мин татарча сөйләшәм!» Республика акциясенә кушылалар

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
 

Кнәз мәктәбе укучылары менә инде тугызынчы ел  «Мин татарча сөйләшәм!» Республика  акциясенә кушылалар. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү .

Акция 21 нче февраль - Туган тел көнендә башланды.  Укучылар белән  «Туган тел»  бәйрәме  үткәрдек.  Бәйрәмдә  шигырьләр сөйләдек,  җырладык, уйнадык, мәкаль-табышмаклар әйтештек. Бәйрәм викторина белән  тәмамланды. Җнңүчеләргә сүзлекләр, акциянең  эмблемасы төшерелгән шарлар тапшырдык.

Мәктәп укучылары арасында “Мин татарча сөйләшәм” акиясенең түштамгасын иң оста ясаучылар бәйгесе үткәрдек. Татар мәдәниятына мәхәббәт тудыру максатыннан “Татар халык ашлары” темасына  презентация конкурсы, “Карга боткасы” бәйрәме уздырдык. Мәктәп китапханәсендә “Ә син татарча укыйсыңмы?” исемле кичә оештырдык.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясен  “Солнышко”,  “Лебёдушка” балалар бакчаларында да үткәрдек. Нәни дусларыбызга   акциянең түштамгасын ясарга өйрәттек, бергәләшеп уйнадык, татарча әкиятләр укыдык.  Балаларның барсына да шарлар, сүзлекләр бүләк иттек.

Наратлы, Татарстан посёлоклары халкын  да татар телендә сөйләшергә өндәдек. Кибетләр, даруханәләр, почта, Мәдәният йортларында булдык. Түштамгалар, сүзлекләр шарлар  тараттык.

7 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен дәвам иттек. Шәһәрнең Энтузиастлар бульварында,  сату үзәкләре каршында түштамгалар, сүзлекләр, шарлар, үзебез ясаган календарь тараттык, халыкны татар телендә сөйләшергә чакырдык.

Интернет аша татар телендә сөйләшергә чакырдык. 

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дə безнең өчен

Иң кирəкле, затлы тел.

әйхи Маннур)

Кнәз урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Рамилә  Яхъя кызы Фарахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International