Биклэн халык театры Театраль коллективларнын 15 нче регионара «Идел йорт» фестивале конкурсында катнашты.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Биклэн  халык театры Театраль коллективларнын 15 нче регионара  «Идел йорт» фестивале конкурсында катнашты.

5 апрель конне авылыбызнын мэдэният йорты каршында эшлэп килуче Биклэн халык театры Яр Чаллы шэхэренен драма театры бинасында узган Театраль коллективларнын 15 нче регионара «Идел йорт» фестивале конкурсынын зона турында чыгыш ясады. Быелгы конкурс Боек Жинунен 70 еллыгына багышланган иде. Коллективыбыз нэкъ шул темага «Яшьлек белэн очрашу» дип исемлэнгэн эдэби-драматик композиция курсэтте. Рольлэрне театрыбыз узешчэннэре Фэния Абдуллина, Мирза Гимадиев, Голнур Гимадиева, Лилия Сахбеева, Голнара Зиатдинова, Сания Карамова, Рузилэ Костина, Гузэл Зиатдинова бик зур осталык белэн башкардылар. Мэртэбэле жюри театрыбызга хэм аерым номинациялэр буенча артистларыбызга дипломнар,истэлекле булэклэр тапшырды. Мирза Гимадиев «Ин яхшы ир-ат роле очен», Рузилэ Костина «Ин яхшы хатын-кыз роле очен», Фэния Абдуллина «Икенче пландагы ин яхшы хатын-кыз роле очен» дипломнары белэн булэклэнде. Барлык артистларыбызга рольлэрен югары дэрэжэдэ, ышандырырлык итеп башкарган очен рэхмэт эйтэбез, янадан-яна ижади унышлар телибез. Элеге спектакльне авылдашларыбызга 8 май конне узачак концертыбызда тэкъдим итэчэкбез.

 

Тел. 8-962-570-64-60 Костина Рузилэ Мэдэният йорты директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International