Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан шигырь конкурсы үтте

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

8 апрель көнне Район хакимияте бинасының утырышлар залында, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан “Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә” исемле шигырь конкурсы үтте. Әлеге конкурсны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырды. Төрле авыллардан килгән 26 бала жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шигырь укучыларының иң яхшыларын район китапханәләр системасы белгечләре һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International