“Куркынычсызлык һәм балалар” дип аталган интерактив дәрес үткәрде.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
  “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре “Куркынычсызлык һәм балалар” дип аталган  интерактив дәрес үткәрде. Ул  “Балалар мәнфәгатен күздә тотып эш итүнең 2012- 2017 елларга милли стратегиясе” программасы кысаларында уздырылды. Чарада төрле гаиләләрдән 18 бала катнашты. Малайларга - кызларга урамда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда, янгын вакытында, юлда, хуҗасыз этләр белән очрашканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында видеороликлар күрсәтелде. Аларны караганнан соң, балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителде: анда нинди тәртиптә нәрсә эшләргә тиешлеген әйтергә, дөрес план корырга  кирәк иде. Барысы да биремнәрне башкарып чыкты. Чын тормышта бу малайлар-кызлар моңа охшаш хәлгә тарымас, дип ышанасы килә. Шулай да кинәт берәр хәл килеп чыкса, балалар үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International