Бадминтон уены дүрт төркемдә узды.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда  90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында беренчелекне Мус. Завод урта мәктәбеннән Айдар Хөсәенов белән Айсылу Фәхретдинова яулады. 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында иң-иңнәр рәтендә шулай ук мусзаводлылар – Фаяз Әхмәтҗанов һәм Диана Хамедова. 2000-2001 елгы мәктәп укучылары арасында Данил Кыямов (Мус. Завод) һәм Ангелина Липатовага (Мәләкәс) тиңнәр булмады. 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үткәрелгән ярышларда беренче урынны Мус. Завод авылыннан Алмаз Сәетгәрәев, Илсинә Кәлимуллина алдылар. Командалар ярышында беренче өчлектә – Мус. Завод, Мәләкәс, Кнәз мәктәбе укучылары, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International