«Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте.
2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырыла торган бу чара район укучылары арасында елдан-ел активлаша. Быел Түбән Суыксуга 21 мәктәптән килгәннәр иде. Чарада катнашучылар – мәктәпләрдә эшләүче юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына йөрүче 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар.
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсын район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы,полиция майоры Шамил Ганиев ачып җибәрде.Котлау сүзләрен шулай ук район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Роберт улы Исаев җиткерде.