Без булдырабыз! Без бергә!” җәмәгатьчелек форумы узды.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
13 апрель көнне Казанда республикакүләм “Без булдырабыз! Без бергә!” җәмәгатьчелек форумы узды. Анда Татарстанның бар районнарыннан 40 тан артык җәмгыять оешмасыннан 250 дән артык вәкил катнашты. Тукай районыннан делегатлар – яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алена Махото һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Юрий Васильев.
Чараның максаты – Татарстан үсешендә җәмәгатьчелекнең катнашуы турында проектлар һәм юнәлешләр турында фикер алышу. Форум җәмәгатьчелек инициативалары Үзәге башлангычы белән үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International