Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты.

 Ярышларда  Теләнче Тамак  , Бәтке, Биклән, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Яңа һәм Комсомолец поселокларыннан спортчылар, шулай ук Актаныштан килгән кунаклар көч сынашты.  Нәтиҗәдә I урынны Кече Шилнә авылы спортчылары яулады. Теләнче Тамак авылы спортчылары – II, III урынны исә Актаныш районы һәм Бәтке авылы волейболчылары бүлеште. Моннан тыш, Бәтке авылыннан Валерий Бакалдин «Иң яхшы уенчы», Бикләннән Ренат Исмәгыйлев «Иң яхшы хөкемдар» номинацияләре буенча да аерым бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә Теләнче Тамак авыл җирлеге әзерләгән кубок һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International