Чарада район хәрби комиссары Рәис Юнысов катнашты, егетләргә үз теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Егетләр спортның хәрби-гамәли төре буенча физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
* Пневматик винтовкадан иң оста атучылар:Кнәз авыл җирлегеннән Александр Нужин, Калмаштан Рамил Кашапов, Бикләннән Рамил Ачилов
*Идәнгә ятып гәүдәне күтәрүдә -Кнәз авыл җирлегеннән Алексей Максимов, Мусабай Заводтан Нәзир Ишмакаев, Кнәздән Александр Нужин ,
*Калашников автоматын сүтеп җыю буенча-Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Ринал Шәйдуллин, Иштирәктән Венер Зайцев, Бикләннән Рамил Ачилов,
*Турникта күтәрелүдә :Калмаш авыл җирлегеннән Искәндәр Исламов, Кнәздән Алексей Максимов, Круглое Поледан Илнур Сәләхов
* Герне иң күп күтәрүчеләр: Бикләннән Рамил Ачилов, Виталий Терентьев, Илнур Хисматуллин табылды.